Янгын түбәгә һәм түшәмгә зыян китергән.
Әлмәттә Степной урамындагы бүрәнә мунчага ут каба. Ут 3 квадрат метр мәйданлы корылманы чолгап ала, түбәгә һәм түшәмгә зыян китерә. Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын чыгуның сәбәбе дөрес җыелмаган мич яки төзек булмаган төтен чыгару юлы булган.