Янгын частенә янгын турында биш хәбәр килә.
Узган бәйрәм көннәрендә Әлмәт районында янгыннар саны артты. Бу хакта күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге хәбәр итә.
6 март көнне 8.31 сәгатьтә янгын частенә Әлмәттә Кави Нәҗми урамында янгын турында хәбәр килә. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр мунча януын ачыклаган. Янгын нәтиҗәсендә 2 кв. м мәйданда түшәм янган.
7 март көнне 9.18 сәгатьтә Әлмәттә Гафиятуллин урамы, 10а адресы буенча урнашкан фатирда янгын чыгу турында хәбәр килә. Биш катлы йортның өченче катында кухня яна. Янгынның гомуми мәйданы 2 кв. м. тәшкил иткән.
7 мартта 18.52 сәгатьтә янгын частенә Урсала, Лесная урамы адресы буенча урнашкан мунчаның януы турында хәбәр килә. Янгын нәтиҗәсендә ут 2 кв. м мәйданда мунчаның түшәменә зыян килгән.
8 март көнне 8.09 сәгатьтә янгын частенә Әлмәт районы, Миннебай авылы, Ф.Кәрим урамы адресы буенча янгын турында хәбәр килә. Янгынның гомуми мәйданы 20 кв. м. тәшкил итте.
8 март көнне 12.27 сәгатьтә Әлмәт районы, Габдрахман авылында мунчаның януы турында хәбәр килә. Гомуми мәйданы 5 кв. м. булган янгында диварлар һәм түшәм яна.