Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Экология

Түбән Мактама укучылары ЭКО-дәрестә булдылар

Экология дәресе балаларны табигатьне саклауның гади кагыйдәләренә өйрәтте. Һәр укучыга истәлекле буяу китабы бирелде.

Түбән Мактама укучылары ЭКО-дәрестә булдылар

Экологлар Түбән Мактама 2 нче мәктәбенең беренче сыйныф укучылары өчен тематик дәрес үткәрделәр. Бу хакта ТР экология министрлыгы хәбәр итә. 
Министрлык хезмәткәрләре мәктәпкә балаларга әйләнә-тирә мохитне саклауның мөһимлеге турында сөйләргә килгәннәр. Балалар матур рәсемнәр әзерләделәр, актлар залын бизәделәр һәм табигатькә мәхәббәт турында җыр җырладылар. Дәрестә белгечләрне тыңладылар һәм туган як табигатен саклау турындагы фикерләре белән уртаклаштылар. Алар чәчәкләр, агачлар утыртырга һәм өмәләргә чыгарга тәкъдим иттеләр.

Экология дәресе балаларны табигатьне саклауның гади кагыйдәләренә өйрәтте. Һәр укучыга истәлекле буяу китабы бирелде.
"Без балалар белән бергә экологларның килүенә шат һәм аларны һәрвакыт мәктәптә көтәбез. Кечкенәдән үк экологик культураны һәм әйләнә - тирә дөньяга сакчыл мөнәсәбәтне формалаштыру мөһим", - ди Түбән Мактаманың 2 нче мәктәбе укытучылары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса