Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Экология

Әлмәтнең «Шәмсенур» паркында елганы чистартуны дәвам итәләр

Монда чүпне тотучы махсус челтәрләр ярдәм итә.

Әлмәтнең «Шәмсенур» паркында елганы чистартуны дәвам итәләр

Монда чүпне тотучы махсус челтәрләр ярдәм итә, дип хәбәр итә башкарма комитетның матбугат хезмәте.

Бу конструкцияләр фильтрлар кебек эшлиләр, пластикны, пакетларны һәм шешәләрне тоткарлап, аларның сулыкларга эләгүен булдырмыйлар. Соңрак белгечләр тозакка эләккән бөтен нәрсәне җыялар.

Чүп-чар су экосистемаларына зыян китерә һәм суның сыйфатына тискәре йогынты ясый, дип искәрттеләр. Әмма челтәрләр ярдәм итсә дә,  пычрануның төп сәбәбе – кешеләр. Табигать турында кайгырту һәркемнең шәхси җаваплылыгыннан башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса