Әлмәтнең Тимирязев урамында 50 дән артык агач утыртылды
Чара санитар-экологик икеайлык кысаларында уздырылды.
Әлмәтнең Тимирязев урамында 50 дән артык агач пәйда булды
Санитар-экологик икеайлык кысаларында экология һәм төзекләндерү департаменты «Татспецтранспорт» белән берлектә Тимирязев урамында 50дән артык миләш утырттылар.
Бу чара шәһәрне яшелләндерүгә, экологик хәлне яхшыртуга һәм халык өчен уңайлы мохит булдыруга юнәлдерелгән. Миләшләр урамнарны бизәп кенә калмый, һаваны да чистарта.
Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа