Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Экологлар Әлмәт гараж кооперативы территориясендә зур чүплек тапкан

Җир - муниципаль милек.

Әлмәт районында рейд вакытында көньяк-көнчыгыш идарәсе инспекторлары чүплек тапкан. Ул Объездная һәм Монтажная урамнары киселешендә гараж җәмгыяте территориясендә урнашкан. Чүплек күләме 32 куб. м булган 94 «квадрат» мәйданда барлыкка килгән.

Чүпләнгән территориянең муниципаль милектә булуы ачыкланды. Башкарма комитет адресына экологлар кисәтү юлладылар. Әмма  белгечләр чүплекнең бетерелмәвен ачыклаган. Башкарма комитетка территорияне ашыгыч рәвештә тәртипкә китерүне таләп итеп дәгъва юлладылар.

Татарстан Экология министрлыгы матбугат хезмәте ачыклаганча, чүплекне бетергәннәр.

Фото: t.me/minecart

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса