Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәттә Корбан бәйрәменнән соң буада хокук бозу ачыкланган

Хәзерге вакытта сулык чистартылган.

Әлмәттә «Алсу» микрорайонындагы буада Корбан бәйрәменнән соң сугымнан калган кисәкләр табылган. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәһәр хезмәтләре тиз арада җавап бирәләр һәм эшкә кушылалар. Хәзерге вакытта буа чистартылган.

"Хөрмәтле әлмәтлеләр, Әйдәгез, бер-беребезне һәм әйләнә-тирәбезне хөрмәт итик! Әгәр дә без булмасак, кем безнең табигатебез турында кайгыртачак?!", - дип әйтелә матбугат хезмәте мөрәҗәгатендә.
 

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса