Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәттә хокук бозучыга табигатькә китерелгән зыян өчен 75 мең сум түләргә туры киләчәк

Әлмәт шәһәр суды экологларны яклады.

Әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны 75 946 сум күләмендә капларга Әлмәттәге хокук бозучыны мәҗбүр иттеләр. Мондый карарны шәһәр суды чыгарган. Бу хакта ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Элегрәк, 2019 елда, Әлмәттә җитештерү базасы территориясендә экологлар туфракның нефть продуктлары белән пычрануын ачыклаган иде. Пычрану мәйданы 29,21 кв. м тәшкил итә.

Экологлар туфрак үрнәкләрен  ала. Анализ нәтиҗәләре буенча нефть продуктлары буенча 9,6 тапкыр артыклык ачыкланган.

Табигатьне саклау законнарын бозган өчен әлмәтле административ җаваплылыкка тартыла һәм 3 мең сум штраф салына. Моннан тыш, хокук бозучы әйләнә-тирә мохиткә зыянны каплау бурычын үти.

Гаепле кеше 3 мең сум күләмендә штраф түли, әмма үз теләге белән зыянны каплаудан баш тарта. Шуңа күрә көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе Әлмәт шәһәр судына мөрәҗәгать итә.

Экологларның дәгъва таләпләре суд органы тарафыннан канәгатьләндерелгән дип хәбәр ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса