Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Экологлар Әлмәт районында чүплек тапкан

Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары мониторинг вакытында рөхсәтсез чүплек тапкан.

Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлмәтнең Объездная урамында төзелеш калдыклары чүплеге табылды. Пычратылган территориянең мәйданы 210 кв. метр тәшкил итә, күләме – 60 кубометр. Инспекторлар шулай ук район башкарма комитетына 60 көн эчендә хокук бозуларны бетерү кирәклеге турында кисәтү җибәргән.

 

 

 

Фото: ТР экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса