Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәт районында бер оешма елганы пычраткан

Хокук бозу очрагы чираттагы тикшерү вакытында ачыкланган.

Экологлар Әлмәт районындагы Тихоновка авылы янында су объектларын саклау кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклады. Бу хакта ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

Экология министрлыгының көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре территорияне тикшерде һәм җир эшләре алып барган предприятиенең Дала Зәенә балчыклы эремә агызуын күрәләр. Шулай ук аларның горизонталь юнәлешле бораулау өчен мотопомпага тоташтырылган гофрацияләнгән шланг ярдәмендә елгадан су алуы ачыклана. Елгадан сигез метр ераклыкта, яр буе полосасында, транспорт чаралары булуы да ачыклана.


Юридик затка карата беркетмәләр төзелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса