Шәһәребезнең үзәк мәчетендә узган авыз ачу мәҗлесенә Татарстан республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да килгән иде.
Республика, район башлыклары, җитәкчеләре шулай күләмле итеп ифтар уздыру гадәте Татарстанада 15-20 еллар элек башланып китте. Ел саен мөэмин мөселманнар көтеп ала торган Рамазан аенда мәчетләргә намазга килүчеләр, мохтаҗлар өчен авыз ачу мәҗлесләре көн саен узып тора. Кайдадыр ул мәчет каршында ачылган махсус бинада булса, кайдадыр палаткалар корып табын әзерләүчеләр бар. Таң атканчыдан кояш батканчыга кадәр ашау-эчүдән, ире - хатыны, хатыны - ире белән якынлык кылудан тыелып, һәркем изге нияттә булып, савап эшләп калырга ашыккан бу ай чын-чынлап изгелек һәм сынау ае дип атала.


Бу хакта мәҗлескә җыелышканнар каршында чыгыш ясаган Татарстан республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да, Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов та билгеләп үтте. Кунакларын сәламләгән район башлыгы Айрат Хәйруллин Рамазан аеның буыннан-буынга килгән матур гореф-гадәт булуына, шундый чараларның халыкны берләштерә торган көч икәненә басым ясады.


Мәҗлескә җыелышканнар каршында мөфти динебезне таратуда көчләрен кызганмаган кайбер әлмәтлеләргә Татарстан республикасы Диния нәзарәтенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Бүләк алучылар арасында каләмдәшебез - "Луч" телекомпаниясендә чыгып килә торган "Ислам нуры" тапшыруының авторы һәм алып баручысы Энҗе Хәсәншина да бар иде.