Мөфти Камил хәзрәт Әлмәт мөселманнары белән очрашу үткәрде
Әлмәттә зур ифтар узды.
Мөфти Камил хәзрәт Әлмәт мөселманнары белән очрашу үткәрде: биредә үзәк мәчеттә мөхтәсибәттән район ифтары узды.
🌙Анда 120 кеше катнашты: кунаклар, мәдрәсә укытучылары, имамнар һәм аксакаллар, шулай ук актив мәхәллә кешеләре.
Ифтар вакытында Камил хәзрәт уразаның яхшы сыйфатлары, Рамазан ае турында, сугыш ветераннары һәм Ватаныбыз иминлеге хакында сөйләде.
Хәзерге вакытта Әлмәт мөхтәсибәтендә 40 мәчет эшли, шуларның 21ендә һәркөнне ифтарлар үткәрелә. Мәчет алды курсларында 60 мөгаллим укыта. Әлмәт мәдрәсәсенең ирләр һәм хатын-кызлар бүлекләрендә 140 якын шәкерт белем ала. "Нур" шәхси татар мәктәбе эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia