Әлмәт мөхтәсибәте имамнары һәм аксакаллары җыелышы узды
Җыелышта катнашучылар Рамазан-2026 чараларын оештыру турында фикер алыштылар.
Әлмәт шәһәренең үзәк мәчетендә Әлмәт мөхтәсибәте имамнары һәм аксакаллары җыелышы узды, дип хәбәр итә Әлмәт мөхтәсибәте.
Традицион очрашу Коръән һәм коллектив дога укудан башланды. Аннары Татарстанның көнчыгыш төбәге казые һәм Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Исмаил хәзрәт Сингатуллин имамнарга үгет-нәсихәт белән чыгыш ясады, шулай ук бәрәкәтле Рамазан аена әзерлек турында сөйләде.
Җыелышта катнашучылар Рамазан-2026 чараларын оештыру турында фикер алыштылар: Әлмәт районы мәчетләрендә ифтарлар үткәрү, мәчет биналарының фасадларын иң яхшы бизәүгә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Нурлы Рамазан» конкурсында катнашу һәм башкалар.
Җыелыш азагында район имамнарына һәм мәдрәсә мөгаллимнәренә рәхмәт йөзеннән ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» фондыннан зык-төлек җыелмалары тапшырылды. Күчтәнәчләрне 60 кеше алды. Җыелмалар составына он, ярмалар, көнбагыш мае, шикәр, тушенка, макарон һәм чәй кергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia