Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Дин

Габдрахман авылында ифтарханә ачылды

Яңа ел алдыннан Габдрахман авылында чыннан да әһәмиятле вакыйга булды.

Меценатлар — Тәхаветдиновлар һәм Җәләевләр гаиләләре ярдәме белән мәчет янында ифтарханә ачылды, ә авылның ике укытучысы яңа йортка ия булды.
Җомга намазыннан соң, тантаналы шартларда мәчеткә йөрүчеләр һәм авыл халкы өчен яңа ифтарханә ишекләрен ачты. 280 квадрат метр мәйданлы, якты һәм иркен бина 160 кешегә исәпләнгән, заманча профессиональ кухня белән җиһазландырылган. Биредә изге Рамазан аенда авыз ачу кичләре, дини очрашулар, хәйрия чаралары узачак. Ифтарханә мәчет һәм мәдрәсә бинасын үз эченә алган дини комплексны табигый рәвештә тулыландырып, аның әһәмиятле дәвамына әверелде.
Ачу тантанасында Әлмәт районы имам-мөхтәсибе урынбасары, социаль мәсьәләләр буенча җаваплы Рузил хәзрәт Ихсанов әлеге вакыйганың аеруча зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады.
– Ифтарханә — ул Рамазан аенда ашау урыны гына түгел. Бу — рухи һәм татар халык традицияләре яңара торган киңлек: өлкәннәргә хөрмәт, якыннарга кайгырту, җәмгыять бердәмлеге. Бергәләп ифтар кылу мәрхәмәтлелекне, ихласлыкны искәртә, кешеләрне бер өстәл артында берләштерә, аермаларны юкка чыгара, туганлык һәм күршелек бәйләнешләрен ныгыта. Нәкъ менә шундый кыйммәтләр белән татар авылы гасырлар буе яшәгән, – дип билгеләп үтте ул.
Чара яңа ифтарханәдә бәйрәм табыны белән тәмамланды, анда төрле буын вәкилләре бер өстәл артына җыелды.
Бу көннең тагын бер әһәмиятле вакыйгасы — Габдрахман урта мәктәбе укытучыларына, үзләренең көндәлек хезмәте белән авылның киләчәген формалаштыручы, үсеп килүче буынны тәрбияләүче педагогларга, яңа йортларның ачкычларын тапшыру булды.
Яңа йорт хуҗаларының берсе — тарих, җәмгыять белеме һәм география укытучысы Илдар Гатауллин. Ул күрше Яңа Кәшер авылында туган, әмма аның тамырлары Габдрахман белән тыгыз бәйле: биредә аның ата-бабалары, шул исәптән Бөек Ватан сугышында катнашкан бабасы яшәгән. Алабуга педагогия университетын тәмамлап, армия хезмәтен үткәннән соң, Илдар Таһир улы авыл укытучысы һөнәрен сайлый. Бүген ул беренче квалификацион категорияле педагог, аның укучылары имтиханнарны уңышлы тапшыра, олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар була, ә үзе авыл тормышында актив катнаша, фәнни түгәрәкләр алып бара.


– Ниһаять, безнең хыял чынга ашты — үз йортыбызның ачкычларын алдык. Биредә уңайлы тормыш өчен барысы да бар: иркен бүлмәләр, эш кабинеты һәм гаилә белән ял итү урыны булдыру мөмкинлеге. Аеруча куанычлысы — заманча энергия саклау технологияләре кулланылган. Мин монда тагын да зур җаваплылык белән эшләячәкмен, балалар укытачакмын, – дип уртаклашты Илдар әфәнде.


Икенче ачкычлар башлангыч сыйныф укытучысы Эльмира Гарифуллинага тапшырылды. Ул Габдрахман мәктәбендә 2016 елдан бирле эшли, педагогик стажы 10 елдан артык, өч бала тәрбияли.


– Йортның планировкасы вак-төягенә кадәр уйланылган: иркен бүлмәләр, заманча бизәлеш, барысы да югары дәрәҗәдә һәм зәвык белән эшләнгән. Аеруча зур һәм уңайлы кухня сөендерә — ул чын мәгънәсендә өйнең йөрәге. Йорт якты һәм җылы килеп чыккан. Яшь, ләкин күп балалы гаиләбез өчен Яңа елны яңа йортта каршылау аеруча истәлекле булачак, – дип сөйләде Эльмира Камил кызы.


Гомумән алганда, укытучылар өчен биш йорт төзү каралган: быел өчесенең ачкычлары инде тапшырылды, тагын ике йорт чиратта, аларның төзелешен 2026 елның язында тәмамлау планлаштырыла.
Яңа социаль объектларны төзү эшләрен СМУ-8 оешмасы башкарды, барлык эшләр дә сыйфатлы һәм билгеләнгән срокларда үтәлде.
Бу көнне меценатларга, шулай ук объектлар төзелешендә катнашкан барлык кешеләргә — проект җитәкчесе Руслан Хәлимовка, СМУ-8 директоры Реваль Бакировка, прораб Рафаэль Насыйровка, мастер Раил Садриевка, тәэмин итү белгече Владимир Ларинга ихлас рәхмәт сүзләре яңгырады.
Габдрахманда булган вакыйгалар шуны ачык күрсәтә: меценатлар ярдәме, җәмәгатьчелек инициативалары һәм авыл халкының актив позициясе булмаса, авыл үсә, киләчәк буыннар өчен уңайлы яшәү шартлары тудыра алмый. Һәр игелекле гамәл — авылның киләчәге нигезенә салынган бер кирпеч, кече Ватанның чәчәк атуына, яшисе, балалар үстерәсе, иң кыю хыялларны тормышка ашырасы килгән мохит булдыруга өлеш кертә.

 
Нилә Әл-Әйюби

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса