Яндырсаң, гөнаһ булмый
Шәһәрдә яшәүче туганыбыз бик каты таушалган дога китаплары, изге Коръәннең аерым өлешләре, битләре, искергән башка дини китапларны алып килде. Кадерсез булып йөргәнче, яндырсаң яхшырак булыр, дип әйттеләр ди.
Бик күп гаиләләрдә андый иске дога китаплары саклана. Кая куярга белмиләр. Аларны нишләтергә? Чыннан да, бисмилла әйтеп яндырсаң гөнаһ булмыймы?
Сәлимә Гәрәева
Бу сорауга Нияз хәзрәт Минсабиров менә ничек аңлатма бирде:
- Дини китапларны, Коръәннән аятьләр би-релгән китап-газеталарны, кадерсезләнеп ятмасыннар өчен, ташламаска кушабыз. Аларны мәчет, мәдрәсәләргә китерә аласыз. Борынгы китаплар булса, аларын музейга да куярга мөмкин. Мәчеткә йөрүчеләр алардан файдаланачак һәм шуның белән әҗерен дә алачаксыз. Авыл мәчетләренә дә тапшырырга була. Мәчеткә китерү җае булмаса, яки бик иске, тау-шалган булса, яндырып, көлен кеше йөрми торган берәр җиргә күмегез. Яндырылса гөнаһ булмый, ин шәә Аллаһ. Ташлау катгый тыела.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа