Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Коръән серләре уразага юл ача

Кемдер куркыбрак, кемдер шатланып көтеп алган изге Рамазан ае да тәмамланды.

Күз курка, кул эшли, ди татар халкы. Эчтән «тотып булырмы икән?» дип курыксалар да, Рамазан аенда ураза тотучылар саны елдан-ел күбрәк була бара.

Сүз дә юк, әлеге гамәл җи-ңелләрдән түгел. Атлаган саен күшәп йөрергә күнеккән халык бит без. Ашыйсы килүдән генә түгел, ә тик торганнан да ашарга тотынабыз. Ә монда бер ай ничәшәр сәгать ашамыйча тор! Бик күпләребез шулай уйлый, шулай курка-курка башлый. Аннан инде гыйлем нуры ныграк яктырта, адәм балалары аңлап, Аллаһының рәхмәтенә өмет итеп, уразаның тәмен, ләз-зәтен тоеп тота.

Әнфәс Гарипов быел беренче тапкыр ураза тоткан. Без аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. Аның фикерләре газета укучыларга да кызыклы булыр дип уйлыйбыз.

- Әнфәс әфәнде, ни өчен ураза тотарга уйладыгыз?

- 2022 елның көзендә авылыбыз мулласы Мисгать абый безне - өч күршене мәдрәсәгә укырга чакырды. Без анда гарәп әлифбасын, Коръән сүрәләрен өйрәнеп намазга бастык. Көн дә өйлә намазына йөрибез. Хәзрәтнең вәгазьләре, китап-лар - барысы да мөселман кешесенә уразаның фарыз булуын аңлаталар. Бөтенләй соңга калганчы тәвәккәлләргә уйладым.

- Алдан үзегезне ничектер әзерләдегезме?

- Әлбәттә инде, алдан үземне ураза тотарга көйләп, ниятләп йөрдем. Уразага кадәр үземне сынап карау максатыннан берничә көн алдан тотып карадым. Күңелең белән үзеңне шуңа әзерләргә кирәк.

- Сезнең өчен иң авыры нәрсә булды?

- Үзем өчен ураза тотуның бер авырлыгын да сизмим. Кирәклеген аңлап эшләсәң, авырлыгы сизелми, түзмәслек түгел.

- Ниндидер канәгатьләнү хисе сизәсезме?

- Әлбәттә инде, бу бит үзеңдәге нәфесне җиңү. Үземдә ихтыяр көченең нык булуын тою миңа канәгатьлек бирә. Аннан, Аллаһының ризалыгы өчен ул кушканны үтәү, тыйганнан тыелу, үзеңдәге шайтанны җиңү - акылы, аңы, сәламәтлеге булган кеше өчен зур казаныш.

- Быел уразага керә алмаган, икенче елга керергә теләүчеләргә нинди киңәш бирер идегез?

- Исәнлекләре булган кешеләргә киләсе елга уразага керергә тәкъдим итәр идем. Әлбәттә, үзеңне психологик яктан алдан әзерли торсаң, ниятләсәң, ураза тоту авыр булмый. Аллаһы Тәгалә үзем җиңеллеген бирермен дигән. Ул чыннан да шулай. Коръән серләре уразага үзе юл ача ул.

Әйе, үз нәфесеңне, кү-ңелеңдә йөргән шайтанны җиңеп, кояш чыкканнан алып кояш баеганга кадәр ризыктан, гөнаһлы гамәлләрдән, әшәке сүзләрдән, җенси якынлыктан тыелып тора алу зур гыйбадәт, Аллаһ каршында зур гамәл. Кеше яши-яши үзенең белмәгәнен белә. Тора-бара ураза тотканда ризыктан тыелып тору ул әле иң авыр түгел икәнен аңлый башлыйсың. Авыры - телне тыеп тора белү икәне тора-бара килә.

 

Рәфкать Шаһиев

 

Укучы фикере

Сәламәтлек кенә булсын

Быел тәвәккәлләп тәүге тапкыр ураза тоттым. Башта бер көн үземне тикшереп карадым, ашамыйча, эчмичә тордым. Булдырып була икән дип икенче көнне уразага кердем. Авыр булыр дип уйласак та, Аллаһ тоткан уразаларны барыбер ничек булса да җиңеләйтә. Көннәр кызу булмады, тотарга җиңел булды.

Безнең гаиләдә ураза тотучылар шактый булды быел. Киленем тотты, энемнең тормыш иптәше һәм уртанчы кызлары, бертуган сеңлем дә ире белән ураза тоттылар.

Ураза тотканны кешегә сөйләргә ярамый дигән сүзләр белән килешмим, чөнки алар ураза тотабыз дигәч, минем дә тотасы килә башлады һәм ура-зага кердем.

 

Ифтар ашлары уздырдык, Аллага шөкер, ифтар ашларына йөрдем. Алдагы елларда да ураза тотарга ниятлим, сәламәтлек кенә булсын.
     Ландыш Гайнетдинова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса