Әлмәт муниципаль районы имам мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллинның Ураза гаете белән котлавы
Ай буе ураза тоту кебек фарыз гамәлне зур ихласлык белән үтәгән барлык хөрмәтле мөэмин-мөселман кардәшләрем!
Әссәләмү-галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтуһ!
Изге Рамазан ае тәмамланып килә. Ул - Аллаһы Тәгаләгә ихлас, тугры гыйбадәт вә гамәлләр кылуга өметләнгән, изге ниятләр белән көткән ай иде.
Без нәрсәгәдер ирештек, ләкин нәрсәләрдер әлегә авыр булып, эшләнелми калды. Бүген күңелләребездә төрле аралаш хисләр, үз-үзеңнән риза булып бетмәү дә, шулай ук Аллаһы Тәгаләнең хәерле рәхмәтенә ия булырдай пакь-ләнү өмете дә тора.
Аллаһы Тәгалә Рамазан аенда тоткан уразаларыбызны кабуллардан кылса иде. Тот-кан ураза-гыйбадәтләребез хакына, укылган тәравих намазларыбыз, кылган до-галарыбыз, биргән сәда-каларыбыз һәм теләгән изге теләкләребез хакына ил-көннәребез тыныч, күгебез аяз, табыннарыбыз мулдан булса иде. Бөек Раббыбыз күңелләребезне мәңгелек иман нуры белән нурландырсын иде! Адашуда булганнар һәм начар юлга эләккәннәр, һушына килеп, ошбу дөньяга акыл күзе белән баксыннар өчен, рәхим-шәфкатьләреңне, ярдәмнәреңне бирсәң иде!
Сугышлар тәмамланып, ил-көннәребезгә, гаиләләребезгә, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә сәламәтлек насыйп итеп, ике дөнья бә-хетенә ирештереп, барча-бызга да хәерле һәм бәрә-кәтле тормышлар насыйп
итсә иде.
Шушы бөек булган бәйрәм көннәребездә Ураза гаетендә ихлас күңелдән изге гамәл-гыйбадәтләр кылып, Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез рәхмәтләренә һәрбарчабызга да ирешергә насыйп булсын! Изге Ураза бәйрәмебез мөбарәк
булсын! Амин!
Әлмәт муниципаль районы имам мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа