Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

«Изге Болгар җыены» катнашучыларына Мөхәммәд пәйгамбәрнең изге ядкарьләре күрсәтеләчәк

2023 елда Мөхәммәд пәйгамбәргә бәйле истәлекле әйберләрнең төп нөсхәләре күргәзмәсе «Изге Болгар җыены»ның төп вакыйгасы булачак.

Изге әйберләрне күрсәтү 21 майга планлаштырылган. Бу хакта KazanForum халыкара форумына багышланган брифингта Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин сөйләде.

Ул «Изге Болгар җыены» кысаларында ел саен татар дин әһелләренең зур съезды узуын искәртте. Узган елларда бу вакыйга мәйданчыгына бөтен Россиядән һәм чит илләрдән 1,2 меңгә якын имам килгән иде.

«Быел без Мөхәммәд пәйгамбәрнең изге ядкарьләрен китерергә телибез. Алар – 11 әйбер, без аларны бер көнгә генә чыгарып күрсәтәчәкбез», – дип сөйләде Татарстан мөфтие.

Аның сүзләренчә, хәзер май аенда булачак күргәзмә өчен ядкарьләрне китерү һәм урнаштыру мәсьәләләре карала, дип хәбәр итә "Татар-информ".

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса