Дәресләр Әлмәт яшьләр үзәгендә уза.
Әлмәт мөхтәсибәте Ислам турында күбрәк мәгълүматлы булырга омтылучы, кызыксынучы, намазны дөрес өйрәнергә теләүчеләрне 4 көнлек 4 дәрестән торган "Ислам. Беренче адымнар" дип аталган интенсив курсларга чакыра!
"26 февраль көнне 8:30 сәгатьтә Әлмәт яшьләр үзәгендә беренче дәресләргә көтеп калабыз!", дип хәбәр итә Әлмәт мөхтәсибәте.
89172663030 телефонына шалтыратып язылырга була.
Урыннар саны чикле.