Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әлмәт районы авылы мәдрәсәсендә балалар өчен чара узган

Елховой авылынын беренче мәхалләсе мәдрәсәсендә, мәктәп балалары өчен «Рәҗәп ае намаз фарыз ителгән ай» дип исемләнгән кичә үткәрелде.

Кичәдә балалар намаз укый белү сәләтләрен күрсәттеләр, намазны тулысы белән укый белмәгән балаларга әльфәтиха сүрәсен һәм әттәхият догасын ятларга бирелгән. 20 бала арасыннан 10 бала намазны укып күрсәтә алдылар.

Намазны укучы балаларга алдан вәгьдә ителгәнчә  500 сум акчалата премия бирелде, дип хәбәр итә Әлмәт мөхтәсибәте. Калган балалар да бүләксез калмаган.

Аннан бергәләп мәчеттә намаз укыганнар. Тәмле ризыклар белән чәй эчкәннәр, аннан аркан тартышканнар, футбол уйнаганнар. 

 

Фото: Әлмәт мөхтәсибәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса