Әлмәт балалары Коръән уку бәйгесендә катнашты
Дин

Әлмәт балалары Коръән уку бәйгесендә катнашты

Шәһәрнең “Нур” мәктәбендә Коръән уку бәйгесе узганлыгын хәбәр итә Әлмәт мөхтәсибәте.

Әлмәт “Нур” мөселман мәктәбенең 1, 2, 3 сыйныф укучылары арасында Коръән уку бәйгесе узды. Әлеге бәйгедә малайлар да, кызлар да катнаштылар. Балалар Коръән укыдылар, татар һәм гарәп телләрендә мөнәҗәтләр әйттеләр, Коръән ятлау дәресен сәхнәләштереп күрсәттеләр.
 

Фото: Әлмәт мөхтәсибәте