7 апрель 2026 яңалыклары
-
Татарстанда 159 яңа торак пунктта мобиль интернет барлыкка килде
Татарстанда «Цифрлы тигезсезлекне бетерү» федераль программасы кысаларында 2025 елда 159 торак пунктта мобиль элемтә һәм интернет тоташтырылган. Бу хакта ТР Дәүләт Советының икътисад һәм инвестицияләр комитеты утырышында республиканың Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов хәбәр итте.
-
Яр Чаллы — Соколка елга рейсын гамәлдән чыгардылар
М-8 теплоходы 2026 елда Яр Чаллы — Соколка маршрутына навигациягә чыкмаячак. Гамәлдән чыгаруның сәбәбе-финанс кыенлыклары, дип хәбәр иттеләр маршрутның социаль челтәрдәге рәсми битендә. Даими рейсларны яңарту мөмкинлеге республика Транспорт министрлыгы карарына бәйле.
-
Татарстанның 100 мәктәбендә һәм 35 көллиятендә ясалма интеллект буенча дәресләр кертелә
Киләсе уку елыннан Татарстанның йөз мәктәбендә һәм утыз биш көллиятендә укучыларны ясалма интеллект белән эшләргә өйрәтә башлаячаклар. Моның өчен 623 укытучы әзерлек узачак.
-
«Цифрлы ликбез» проекты балаларга киберкуркынычсызлык серләрен өйрәтә
РФ Мәгариф һәм Цифрлы икътисад министрлыклары «Лаборатория Касперский» белән берлектә 6 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен акыллы йорт иминлеге һәм киберкуркынычсызлык турында ике яңа белем бирү видеосын чыгарды. Барлык материаллар цифровойликбез.рф порталында бушлай урнаштырылган.
-
8 апрельгә һава торышы
Яңгыр.
-
Әлмәт районында бу елның беренче кварталында юл-транспорт һәлакәтендә биш кеше һәлак булган
Аварияләрдә 21 кеше зыян күргән.
-
Россия Герое Рәсим Баксиков Әлмәт районына эш визиты белән килде
Район активы белән очрашу төп вакыйга булды.
-
Әлмәттә бордель оештырган өчен сигез татарстанлыны хөкем итәчәкләр
Хезмәтләрне кимендә 11 кыз күрсәткән, шуларның өчесе балигъ булмаган.
-
Татарстан яшүсмерләре һәм яшьләре өчен «Ох, цифрлы гигиена» проектын эшләтеп җибәрделәр
Татарстанда яшьләр өчен яңа проект эшли башлады.
-
Әлмәт районында ике юл участогына илкүләм проект буенча ремонт ясалачак
Эшләр юл-төзелеш сезоны ачылу белән башланачак.
-
Әлмәт районында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре питбайклар буенча рейд үткәрде
Ике көндә 6 питбайкны штрафстоянкага җибәргәннәр.
-
Татарстан Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән 569 табибны эшкә урнаштырырга ниятли
Татарстан шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән 569 табиб китерергә планлаштыра.