Татарстан Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән 569 табибны эшкә урнаштырырга ниятли
Татарстан шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән 569 табиб китерергә планлаштыра.
Яңа ярдәм чарасы нәтиҗәсендә Татарстан 2026-2027 елларда республикага өстәмә рәвештә Россиянең башка төбәкләреннән, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән 569 табиб җәлеп итәргә планлаштыра. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илнур Сибгатов хәбәр итте.
"Быел тагын бер республика ярдәме чарасы кабул ителде. Хәзер республиканың медицина оешмалары мохтаҗ булган кискен дефицитлы белгечлекләр буенча бер тапкыр бирелә торган түләүләр бүлеп бирү буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары проекты әзерләнде», – дип сөйләде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia