Яр Чаллы — Соколка елга рейсын гамәлдән чыгардылар
М-8 теплоходы 2026 елда Яр Чаллы — Соколка маршрутына навигациягә чыкмаячак. Гамәлдән чыгаруның сәбәбе-финанс кыенлыклары, дип хәбәр иттеләр маршрутның социаль челтәрдәге рәсми битендә. Даими рейсларны яңарту мөмкинлеге республика Транспорт министрлыгы карарына бәйле.
Хөрмәтле пассажирлар! Финанс кыенлыклары аркасында М-8 теплоходы 2026 ел навигациясенә чыкмаячак, — диелә теплоходның матбугат хезмәте хәбәрендә.
Шул ук вакытта матбугат хезмәтендә Татарстан Транспорт министрлыгы маршрут буенча даими рейсларны яңарту ысулын табарга мөмкин дип белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia