Татарстанның 100 мәктәбендә һәм 35 көллиятендә ясалма интеллект буенча дәресләр кертелә
Киләсе уку елыннан Татарстанның йөз мәктәбендә һәм утыз биш көллиятендә укучыларны ясалма интеллект белән эшләргә өйрәтә башлаячаклар. Моның өчен 623 укытучы әзерлек узачак.
Татарстанда ясалма интеллект өлкәсендә белем бирү программасы старт ала. Сентябрдән 100 мәктәп һәм 35 көллияттә ЯИ буенча түгәрәкләр эшли башлый. Җәй көне 623 информатика укытучысы һәм көллият педагоглары квалификация күтәрү курслары узачак.
Республикада 2030 елга кадәр ясалма интеллектны үстерү программасы кабул ителгән, аның бюджеты 5 млрд сум тәшкил итә. Программа инфраструктураны үстерү, гамәли проектлар, кадрлар әзерләү һәм фәнни тикшеренүләрне үз эченә ала. Исәпләү куәтләрен 30 тапкырга арттыру, һәр елда ике ЯИ лабораториясе ачу планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia