«Цифрлы ликбез» проекты балаларга киберкуркынычсызлык серләрен өйрәтә
РФ Мәгариф һәм Цифрлы икътисад министрлыклары «Лаборатория Касперский» белән берлектә 6 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен акыллы йорт иминлеге һәм киберкуркынычсызлык турында ике яңа белем бирү видеосын чыгарды. Барлык материаллар цифровойликбез.рф порталында бушлай урнаштырылган.
"Цифрлы ликбез" проекты кысаларында әзерләнгән яңа видеолар балаларны заманча цифрлы янаулардан сакланырга өйрәтә. Беренче роликта акыллы йорт җайланмаларын ничек дөрес көйләргә һәм куркынычсыз итеп кулланырга, шул исәптән йорт хайваннарына урнаштырылган GPS-тамгаларның файдасы турында сөйләнелә. Икенче видео исә интернетта таралган зарарлы киңәшләрне (мәсәлән, программаларны яңартмау киңәше) чын иминлек кагыйдәләреннән аерырга ярдәм итә.
Сюжетлар уйлап чыгарылган Оушен-Сити шәһәрендә бара, ә төп каһарманнар – журналист балык Лина, геймер сигезаяк Лелик һәм мәктәп укучысы ташбака Паша ярдәмендә мөһим темалар уенлы-шигъри рәвештә ачыла. Видеолар 6 яшьтән башлап балаларга, ата-аналарга һәм педагогларга тәкъдим ителә. Аларга дәресләрдә, түгәрәкләрдә яки ата-аналар җыелышларында куллану өчен махсус методик кулланмалар да өстәлгән. Проект вәкилләре билгеләвенчә, технологияләр тиз үзгәргән шартларда гаилә һәм мәктәптә кибериминлек нигезләрен белү бик мөһим. Барлык роликлар һәм өстәмә материаллар цифровойликбез.рф сайтында ирекле рәвештә урнаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia