1 июнь 2026 яңалыклары
-
Әлмәт районында үлем очрагына китергән юл-транспорт һәлакәте теркәлде
1 июнь көнне Әлмәт районында Казан — Оренбург трассасының 246нчы чакрымында теркәлгән юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше һәлак була.
-
2 июньга һава торышы
2 июнь көнне Әлмәттә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.
-
Әлмәттә яңа билгеләнүләр турында игълан иттеләр
Киңәйтелгән планеркада Әлмәт муниципаль районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова хакимияттәге билгелунүләр турында игълан итте. Кандидатларны сайлаганда аларның эш тәҗрибәсе һәм актив гражданлык позициясе исәпкә алынды, дип ассызыклады район җитәкчесе.
-
«Әлмәт-информ» редакция-нәшрият комплексында балалар өчен экскурсия үткәрелде
Халыкара балаларны яклау көнендә «Әлмәт-информ» редакция-нәшрият комплексы ишекләре иң мөһим кунаклар — “Академия ума” җәйге лагеренда нәниләр өчен ачылды.
-
Әлмәттә транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнә
Җир эшләре алып барылу сәбәпле, 1 июньнән 30 июньгә кадәр ЮХИДИ идарәсе янындагы юл өлешчә ябыла.
-
Әлмәт боксчылары төбәкара турнирда уңышлы чыгыш ясадылар
29-30 май көннәрендә Олы Афанас авылында СССРның спорт мастеры П.Е. Белоусов истәлегенә бокс буенча төбәкара турнир узды.
-
Әлмәттә кайбер урамнар салкын сусыз калачак
Пушкин-Ленин районында авария булу сәбәпле, сәгать 9дан алып эшләр тәмамланганчыга кадәр Ленин урамында Тукай проспектыннан алып Радищев урамына кадәр, Островский һәм Чехов урамнарында салкын су бирү туктатылачак.
-
Әлмәт районы Татарстанда талпан кадалу очраклары буенча лидерлар өчлегендә
Әлмәт районында талпан кадалу очраклары буенча Татарстанда иң югары күрсәткечләрнең берсе теркәлгән. Бу хакта ТР Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте хәбәр итә.