Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Бөек Җиңүгә 80 ел

«Җиңү поезды» куаныч бүләк итте

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллык юбилее уңаеннан Куйбышев тимер юлы «Җиңү паровозы» проектын башлап җибәрде.

 

1 май көнне «Җиңү поезды» Әлмәт аша узды.

Әлеге вакыйга бәйрәм көнендә иң якты чараларының берсе булып тарихка кереп калды. «Җиңү поезды» – сугыш чорының тарихи вакыйгаларын җанландырган күчмә музей ул. Аңа сугыш еллары техникасының күргәзмә үрнәкләре белән алты платформа, кыр кухнясы һәм фотозона кергән. Состав башында 1945 елның җиңү мае стилистикасында бизәлгән «Лебедянка» паровозы. Күргәзмәне шул чор гаскәрләренең барлык төрләрен чагылдырган хәрби формага киенгән профессиональ реконструкторлар озата бара. Кәләй тимер юл станциясенә килеп туктаган әлеге ретро-поездны халык чәчәк бәйләмнәре, җыр-бию белән каршы алдылар. Әлмәтлеләр уникаль хәрби экспонатлар белән фотога төштеләр поезд кабинасына күтәрелеп, сугыш чоры техникасы һәм күргәзмәләрне карап йөрделәр һәм кайнар солдат боткасы белән сыйландылар.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса