Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Бөек Җиңүгә 80 ел

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинованың 9 май белән котлавы

Кадерле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары! Хөрмәтле әлмәтлеләр!

 

 

Сезне Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән котлыйм! 9 Майны бәйрәм итү-халкыбызның батырлыгы һәм кыюлыгы белән горурлану символы. Без Бөек Ватан сугышы фронтларында көрәшкәннәрнең геройлыгын, тылда Җиңүне якынайтканнарның фидакарьлеген хөрмәт итәбез һәм истә тотабыз. Концлагерьлар һәм Ленинград блокадасы дәһшәтләрен беркайчан да онытмаячакбыз.

Безнең бурыч – тынычлыкны, ирекне һәм бәйсезлекне лаеклы саклау. Бүгенге сугышчылар, кайчандыр үзләренең бабалары кебек, Ватаныбызның суверенитетын һәм бәйсезлеген фидакарьләрчә яклауларын дәвам итәләр. Бу якты көнне без Ватанны саклап үз гомерләрен биргән һәркем алдында баш иябез һәм үз бурычларын намус белән үтәүче хәрбиләребезнең өйләренә исән-сау әйләнеп кайтуларын өметләнеп көтәбез.

Кадерле якташлар! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм игелек телим! Һәр йортта мәхәббәт һәм татулык булсын! Бәйрәм белән! Бөек Җиңүнең юбилее белән!

 

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе

Гүзәл Хәбетдинова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса