Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Бөек Җиңүгә 80 ел

Аларның батырлыгы китапларга кергән

Сугыш чорында язмышлары атаклы шәхесләрнең язмышын кабатлаган һәм тарихи вакыйгаларда катнашкан райондашларыбыз да бар.

Сугыш чорында язмышлары атаклы шәхесләрнең язмышын кабатлаган һәм тарихи вакыйгаларда катнашкан райондашларыбыз да бар.

Яңа Кәшер авылы егете Сөнгать Әхмәдуллин әсирлеккә төшкәч, Муса Җәлил булган «Идел-Урал» легионында яшерен көрәш алып бара башлый, ә 1943 елдан Франциядә Каршылык хәрәкәтендә катнаша.

Фронттан өенә кайткач, Грозный шәһәрендәге фильтрацион лагерьда була, 1950 елда кулга алына һәм халык дошманы буларак хөкем ителә. 1955 елда реабилитацияләнә. Франциянең 3 ордены белән бүләкләнә.

***

Әлмәттә «Солдат турында баллада» фильмы героеның үз прототибы – Сөләйман Әхмәтҗан улы Шаммазов та бар. Ул сугышка кадәр Сөләй авылында укытучы булып эшләгән. Яңа Кәшер солдатын Чиләбе трактор заводына җибәрәләр һәм шунда барганда туган авылында кыска гына тукталыш ясый. Соңыннан сугышта һәлак була.

**

Районның үз Маресьевы да бар. Ул Салкын Алан авылының данлыклы шәхесе – сугыштан ике аяксыз булып кайткан Нури Сибгатулла улы Сибгатуллин.

Новотроицкидан Чекин, Салкын Аланнан Гыймран Мортаза улы Мортазин, Кәрләйдән П.П. Фадеев, Березовкадан И.Е. Землянов 1945 елның июнендә Мәскәүдә Кызыл мәйданда узган атаклы Җиңү Парадында катнашканнар.

 

Сугыш авылда кадрлар проблемасын катлауландыра. Фронтка мобилизацияләнгән ирләр урынына хатын-кызлар, картлар һәм балалар кала. Сугыш елларында хатын-кызлар арасында талантлы җитәкчеләр барлыкка килә. Мисал өчен Салкын Алан авылындагы «Политотдел» колхозы рәисе Миңнекамал Сөләйманова – Мирсәй Әмирнең «Миңнекамал» романы героинясы. Хатын-кызлар арасында фидакарь тракторчылар да байтак була. МТСта фронттагы кебек дисциплина хөкем сөрә.

Кама-Исмәгыйль авылыннан умартачы Габдерәхим Габдрәшитов хәрби самолет төзүгә 100 мең сум акча кертә. Аның исеме фронтка ярдәм итү хәрәкәтендә киң таныла, моның өчен якташыбыз Иосиф Сталин имзасы белән рәхмәт телеграммасы ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса