Чәчәкләр Ленин мәйданын бизи.
Җиңү көненә Әлмәттә җиде меңнән артык чәчәк утырталар
Чәчәкләрне Ленин мәйданына утырталар. Чәчәк түтәлләрен 5600 дән артык чәчәк бизәячәк - лалә чәчәге, петуния, бархатцы һәм цинерария. Чәчәк үсентеләрен утырту Җиңү көненә кадәр төгәлләнәчәк.
Бәйрәмгә Гагарин урамында 1700 дән артык петуния һәм цинерария утыртылган инде. Моннан тыш, Бигәш – Төзүчеләр боҗрасы тирәсенә һәм РТС микрорайонында чәчәчкләр утыртылган.
Июнь ахырына кадәр Әлмәтнең иҗтимагый территорияләрендә 115 мең чәчәк утыртылачак.