Әлмәт районын Җиңүнең 80 еллыгына ничек бизәүләрен күрсәттеләр
Шәһәрне дә, райондагы авыл урамнарын да Җиңү көненә бизиләр.
Бөек Җиңү юбилее алдыннан Әлмәт урамнарында тематик бизәкләр пәйда булды. Сүз флаг конструкцияләре, декоратив композицияләр, юл буендагы консольләр, билбордлар, тематик стендлар турында бара. Бу хакта Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Игътибар драма театры артындагы Геройлар мәйданын бизәүгә бирелде. Биредә Җиңү маршалларына, Әлмәт районы Геройларына багышланган мәгълүмати стендлар җәелдерелә. Мактаулы урынны быел «Әлмәт районының Мактаулы гражданины» исеменә лаек булган Бөек Ватан сугышында катнашкан дүрт кешегә багышланган экспозиция алачак. Алар арасында – Людмила Березова, Николай Федотов, Миниса Сабирова һәм Анатолий Соколов.
Район авылларында бизәү эшләре белән социаль өлкә учреждениеләре шөгыльләнде. Биналарның фасадларында бәйрәм баннерлары, плакатлар һәм флаглар пәйда булды. «Җиңү тәрәзәләре» акциясе кысаларында тәрәзәләр бизәлде. Бизәлешне үзәк урамнарда күрергә мөмкин. Бәйрәм бизәлешенең төп төсе гадәттәгечә кызыл – Җиңү байрагы төсе булды. Авыл халкы үз йортларын, коймаларын һәм тәрәзәләрен Җиңү көне символикасы белән актив бизи. Тиздән сугыш геройларына багышланган истәлекле урыннарны һәм алар тирәсендәге территорияләрне төзекләндерү эшләре тәмамланачак.
Фото: t.me/pressalmet
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа