Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Бөек Җиңүгә 80 ел

Әлмәт районында «Алар безнең күңелләребездә мәңге яши» чарасы узды

Сугыштан кайтмаган авылдашларны искә алдылар.

Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музеенда, сугыштан кайтмый калганнарны искә алу максаты белән «Алар безнең күңелләребездә мәңге яши» исеме астында чара узды.

Чарага Түбән Абдул һәм Елховой авылларыннан кунаклар килгән иде. Килгән кунаклар да үзләренең сугыш кырларында туган ил өчен көрәштә батырларча һәлак булган якыннарын искә алдылар. Зур экраннарда сугыш кырларыннан кайтмый калган авылдашларның исем һәм фамилияләре, фотолары күрсәтелде. Аларның һәрберсенең исемнәре аталды.

Авылдашларның кайсылары Ленинградны яклаганда, кайсысыдыр Сталинградны фашистлардан азат иткәндә,кайберләре Днепрны кичкәндә, кайберләре Мәскәүне саклаганда батырларча һәлак булганнар. Алар  үзләре кайта алмасалар да,  сугышчан иптәшләре сугыш кырыннан алып кайткан әйберләре бүгенгесе көндә музейда саклана. Бу экспонатлар арасында кайчандыр  сугыш кырында үз куллары белән тотып аш ашаган кашык та бар.

«Авылдашыбызның үзенә яңадан якыннарын күрергә насыйп булмаса да, дүрт ел буе сугышта үзе белән йөрткән, өеннән алып киткән кашыгы, яңадан аның якты истәлеге булып, гаиләсенә әйләнеп кайта. Мондый истәлекле экспонатларны кулга тотып караганда аларда тарих үзе сакланадыр кебек тоела», ди музей хезмәткәрләре.

Шул ук чарада Елховой урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Шайхулова Халидә җитәкчелегендә, шул мәктәпнең укучылары катнашында Габделхәй Сабитовның “ Чын дәфтәр “ хикәясенә нигезләнеп төшерелгән нәфис фильм да күрсәтелде. Бу фильмда Бөек Ватан сугышы барган вакытларда тылдагы балаларның нинди авыр мохитта яшәүләре ачлык,я тимлек хәерчелекне кичерүләре шуңа карамастан бердәм , тату - дус булып авырлыкны да бергәләп җиңә белүләре күрсәтелгән.

Музейда уздырылган чара илебез өчен 1941 – 1945 елларда барган аяусыз сугышлар вакытында башларын салган, барлык батыр авылдашларыбыз рухына багышланган коръән уку белән тәмамланды.

Фото: Елховой  музее

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса