Әлмәттә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган Парадта 1200 артык кеше катнашачак
Әлмәттә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган Парадка ачык һавада репетицияләр башланды.
Мәктәп спорт залларында репетицияләрдән соң, катнашучылар стройда атлау осталыгын камилләштерү өчен урамнарга чыктылар.
Быел Җиңү Парадында 1200 дән артык кеше катнашачак.
Җәяүле парад расчетларын әзерләү дәрәҗәсен күтәрү өчен репетицияләр саны арттырылды.
Парадның генераль репетицияләре 5 майдан башлана.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа