Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Бөек Җиңүгә 80 ел

Әлмәттә «Кеше китә - җыры кала» әсәренә нигезләнеп төшерелгән телесериалның презентациясе булды

Телесериалда төп рольләрне Әлмәт театры актерлары башкара.

Әлмәт татар дәүләт драма театрында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап, халык язучысы Мәхәммәт Мәһдиевнең «Кеше китә - җыры кала» әсәренә нигезләнеп төшерелгән телесериалның презентациясе булды.

Фильмны Әлмәттә күрсәтелүнең җитди сәбәбе - төп рольләрдә безнең театр артисты Ләйсән Әхмәдиева һәм Татарстанның атказанган артисты Илсур Хәертдинов уйный. Алардан тыш, безнекеләрдән, Р.Әхмәдиев, Р.Хердинова, Ф.Сафиуллин, А.Харисова, Д.Фазлыева, А.Мифтахов һ.б. катнашалар.

Әлеге фильм – ул безнең тарихыбыз. Аны сөйләп кенә булмый, карарга кирәк.
Сериал ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм “Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә әзерләнде. Режиссеры – Александр Далматов. Ул Бөек Җиңүнең 80 еллыгы хөрмәтенә апрель ае ахырында «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» каналларында күрсәтеләчәк.

Чарада Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова, «Татнефть» хәйрия фонды директоры Ренат Мамин, «Яңа гасыр»телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлова һ.б. зур кунаклар катнашты.

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса