Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Бөек Җиңүгә 80 ел

Әлмәт урамнарында Бөек Ватан сугышында катнашучыларның портретлары төшерелгән баннерлар пәйда булды

Ленин, Герцен, Әминов, Совет урамнарында һәм Төзүчеләр проспектында Җиңү яулаган һәм тормышлары Әлмәт белән бәйле кешеләрнең йөзләрен күрергә мөмкин.

 

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү алдыннан шәһәр урамнарында шул тарихи вакыйгаларда катнашучыларның портретлары төшерелгән баннерлар пәйда булды. Ленин, Герцен, Әминов, Совет урамнарында һәм Төзүчеләр проспектында Җиңү яулаган һәм тормышлары Әлмәт белән бәйле кешеләрнең йөзләрен күрергә мөмкин.

Ветераннар портретлары төшерелгән баннерлар мөмкин кадәр күбрәк халыкны колачлау һәм җиңүчеләр буынының батырлыгы турында искә төшерү өчен шәһәрнең берничә ноктасында урнаштырылган. Алар арасында-Соколов Анатолий Михайлович, Федотов Николай Афанасьевич, Сабирова Миңниса Мифтаховна һәм Березова Людмила Даниловна. Бу инициатива район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова ярдәме белән мөмкин булды. 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса