Әлмәт урамнарында 5 мең Георгий тасмасы таратылачак
Әлмәттә Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек дәвам итә. Чараларның берсе — «Георгий тасмасы» бөтенроссия акциясендә катнашу булачак.
1 апрельдә, Ленин мәйданында һәм Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркына керү урынында теләгән һәркем «Җиңү волонтерлары» кулыннан тасма алды, шулай ук аның тарихын тыңлады һәм аның илебез өчен нинди әһәмияткә ия булуы турында белде.
Акция 1 апрельдән 9 майга кадәр шәһәрнең сигез урынында, «Саулык» паркында, «Панорама» сәүдә үзәгендә, яшьләр үзәге мәйданында, Ленин мәйданында, «Магнит» гипермаркетында, «Мактама парк» сәүдә үзәгендә, Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында, шулай ук район башкарма комитеты бинасында узачак.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа