Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Безнең геройлар

Батыр яуда сынала

Героебыз – Евгений Петрович Головнин

Махсус хәрби операция зонасында батырлыклар күрсәткән якташларыбыз белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. 
Әлмәт егете МХО зонасында ике тапкыр була - илебез иминлеген якларга ул беренче тапкыр 2022 елда киткән була. Контракт вакыты тәмамланганнан соң әйләнеп кайта, ләкин түзми һәм 2024 елда кабат МХО зонасына юл ала. 2025 елда каты яраланып, госпитальгә эләгә, декабрьдә инде туган ягына кайта. Бүгенге көндә каһарман «Ветеран» реабилитация үзәгендә тернәкләнү уза. Безгә дә аның белән очрашып, сөйләшеп утыру мөмкинлеге туды. Героебыз үзенең тормышы, хезмәт юлы турында сөйләде, планнары белән уртаклашты. Аз сүзле, хәтта бераз кырыс сугышчы үзенең хәтер йомгакларын сүтте.
- Мин шәһәребезнең 20 нче мәктәбендә укыдым, хәрби тормыш белән якыннан таныш – 2000 елда икенче Чечен сугышында да катнаштым. Һөнәрем буенча төзүче. Махсус хәрби операция башлануы турында ишеткәч, миндә бер генә теләк - илебез иминлеген яклау теләге иде. Гаиләм, тормыш иптәшем, балаларым, әлбәттә мине бер дә үзләре яныннан җибәрәселәре килмәде, ләкин карарым ныклы булды. МХОга киткәндә миңа 41 яшь иде. Быел менә үземнең 45 яшемне билгеләп уздым. Озакламый тормыш иптәшем белән гаилә коруыбызга да 20 ел була. Ә менә МХО да булган вакыт арасында узган гомер мине чын мәгънәсендә чыныктырды, күңелемдә булган патриотлык хисләрен тагын да дөрләбрәк янарга мәҗбүр итте дип әйтә алам. Хезмәтемне 56 нчы гвардия десант-штурм полкы составында башкардым. Хәрби частебез Феодосиядә иде. Курск юнәлешендәге хәрби хәрәкәтләрдә катнашырга туры килде. Төп бурычыбыз – торак пунктларны азат итү, яклау, саклау иде. Төрле хәлләр булды. Тик шунысын гына әйтә алам – подразделениедәге командирлар да, сугышчылар да яхшы кешеләр иде. Нинди генә утлы бәрелешләргә эләксәм дә, дусларым мине калдырмаячагына ашанычым зур булды. Батыр ярасыз булмый дигәндәй, штурм вакытында ике тапкыр яраландым – икесендә дә аякларым зыян күрде. Беренчесе җиңелчә булса, икенчесе шактый гына авыр булды. Бәхетемә хезмәттәш дусларым якында иделәр – алар ярдәм иттеләр. Курск өлкәсендәге госпитальгә озаттылар, аннан соң Мәскәүдә дәвалану уздым. Хәзер инде менә биредә «Ветеран» реабилитация үзәгендә сәламәтлегемне ныгытам. Монда шартлар бик яхшы. Җитәкчелеккә һәм персоналга рәхмәттән башка сүз юк, - диде Евгений Головнин. 
Дәүләт бүләкләре турында сүз чыккач ул өздереп кенә үз фикерен әйтте.
- Ниндидер дәрәҗәләргә ирешүне, бүләкләр алуны мин беркайчан да максат итеп куймадым, бары тик бурычымны намус белән үтәдем. Ә бүләкләргә килгәндә, әлбәттә, алар бар һәм мин аларны истәлек итеп саклыйм. Әлбәттә, яу кырыннан тыныч тормышка әйләнеп кайту җиңел түгел. Чечен сугышын узган хәрби булуга да карамастан бу шулай. Заданиеләрне үтәгәндә төрле торак пунктларда булырга туры килде. Җимерелгән биналарны, йортларны күрү минем генә түгел, һәркемнең йөрәген тетрәндергәндер дип уйлыйм. Бик авыр халәт ул, моны гади сүз белән генә аңлатып булмый. Шуңа күрә дә бүгенге көндә мин гәүдәмне генә түгел, җанымны да дәвалыйм, башымдагы фикерләремне тәртипкә китерәм. Аннан соң спорт белән шөгыльләнүгә өстенлек бирәм. Әлбәттә, МХО да булган хәрбиләргә, һәм шул исәптән миңа да, «Ватан сакчылары» фонды, «Хәрби туганлык» оешмасы, мәшгульлек үзәге даими ярдәм итеп торалар. Эш белән тәэмин итүдә дә төрле вариантлар бар. Мин әлегә сайлау этабында. Кайгыртучыларга чиксез хөрмәтемне белдерәм, - диде МХО батыры.
Евгений Головнин фикеренчә, кешенең тышкы кыяфәтенә генә карап «менә бу чын герой» дип әйтү мөмкин түгел. 
– Хезмәт иткәндә гади генә күренгән егетләрнең яуда чын батырлыклар күрсәтүенә, аларның көч-куәтенә  шаккатасың. Батыр яуда сынала диләр, бу чыннан да шулай, - дип тәмамлады сүзен Евгений Головнин. Әлмәтнең асыл егетенә сәламәтлек, алдагы тормышында уңышлар телибез. Киләчәк буынны патриотлык рухында, ватанга тугрылык хисендә тәрбияләвеңне ышанычлы дәвам ит, каһарман. Без синең белән горурланабыз.  
Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса