Әлмәтнең «Сугышчан туганлык» оешмасы хәрбиләргә гуманитар ярдәм җибәрде
Роботлаштырылган платформалар - төп бүләк.
📦Әлмәтнең «Сугышчан туганлык» оешмасы хәрбиләргә гуманитар ярдәм җибәрде
Әлмәт "Сугышчан туганлык" оешмасы Луганск халык республикасына Россия хәрбиләре өчен зур гуманитар ярдәм партиясе җибәрде. Оешма җитәкчесе Юрий Максимов армиянең сигез бүлекчәсенә посылкаларны үзе алып барган.
Төп бүләк роботлаштырылган платформалар булды — яралыларны эвакуацияләргә, сугыш кирәк-яракларын күчерергә һәм куркыныч территорияләрне разведкалауны үткәрергә ярдәм итә торган заманча җайланмалар.
Моннан тыш, йөккә бензогенератор, бензопилалар, тактик кирәк-яраклар, татар чәкчәге һәм мунча өчен каен себеркеләре кергән.
Фото: Сугышчан туганлык
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia