Әлмәт районында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре белән очраштылар
Бөек Җиңүгә – 76 ел

Әлмәт районында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре белән очраштылар

Әлмәттә ветераннарны хөрмәтлиләр.

Бөек Ватан сугышында Җиңү көне алдыннан Ерсубайавыл җирлеге башлыгы Николаева Е. Г һәм ветераннар советы рәисе Кожуков В.Г. Бөек Ватан сугышы ветераны Шакмаков Н. А. һәм тыл хезмәтчәннәре янында булдылар.


Ветеранга күрсәткән батырлыклары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр. Азык-төлек, бүләк пакетлары тапшырып, Бөек Ватан сугышы елларында узарга туры килгән сынаулар һәм аларның сугышчан һәм хезмәт батырлыклары өчен рәхмәт белдерделәр. Аларга сәламәтлек, тынычлык, иминлек  теләделәр.