Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә – 76 ел

Әлмәт районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган очрашу узды

Очрашу сугыш турында шигырьләр уку, дәртле-моңлы җырлар башкару, җылы аралашу белән үрелеп барды.

Миңлебай авылы китапханәсендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган «Сугыш урлаган балачак» дип исемләнгән әдәби очрашу узды.


Очрашу барышында сугыш вакытында туган балалар укучылар белән үзләренең балалар хатирәләре белән уртаклаштылар, тылдагы хезмәт еллары, өлкәннәр белән беррәттән, Җиңүне якынайту өчен барысын да эшләп, кырда ничек эшләүләре турында сөйләделәр.

Яшь буын сугыш чоры балаларының язмышы турында күбрәк белергә теләп күп сораулар бирде.

Бу очрашу балалар күңелендә озак сакланыр, чөнки ул бик ихлас очрашу булды. Хәтер, бурыч һәм намус безгә бу герой елларны халкыбыз тарихында онытырга мөмкинлек бирмәячәк, дип хәбәр итәләр миңлебайлылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса