Әлмәт районында  "Хәтер вахтасы" оештырылды
Бөек Җиңүгә – 76 ел

Әлмәт районында "Хәтер вахтасы" оештырылды

Мәңгелек утны мәктәп укучылары һәм студентлар саклый.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы алдыннан Әлмәт муниципаль районында традицион "Хәтер вахтасы" башланды. Мәктәп укучылары һәм студентлар 3 майдан 9 майга кадәр шәһәр һәм авыл җирлекләре мемориалларында Хәтер вахтасында торалар.