Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт районында иң яхшы комбайнчыларны бүләкләделәр

Һава шартлары катлаулы булуга карамастан, районыбызның авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре урып-җыюда югары профессионализм күрсәтәләр, үз эшләренә җаваплы карыйлар.

Август ае аеруча яңгырлы булды, бу безнең аграрийлар өчен өстәмә кыенлыклар тудырды. Шуңа да карамастан, район җитәкчелеге һәрвакытта да безнең барыбыз өчен дә мөһим булган эшне башкаручыларга ярдәм итәргә һәм аларны дәртләндерергә омтыла. Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов шәхсән үзе «Кичүчат» ҖЧҖ авыл хуҗалыгы предприятиесе комбайнчыларын яхшы нәтиҗәләр өчен бүләкләде. Яруллин Дамир Минзаһит улы, Солтанов Дамир Гайс улы һәм Нуруллин Ришат Фаат улы бөртекле культураларны җыюда сыйфатлы һәм нәтиҗәле эшләүләре өчен бүләкләнделәр. 

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса