Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бүләкли-бүләкли эшләтәләр

Алдынгы комбайнчыларны бүләкләү - Әлмәт районында күркәм традиция.

Хезмәт уңганнарын беренче ун көн эчендә суктырылган бөртекле культуралар күләме буенча билгелиләр. Беренчеләрдән булып «Союз-Агро» җәмгыяте hәм Токарликов исемендәге хуҗалык комбайнчыларын бүләкләделәр.

Сергей Радаев (фотода уңнан икенче) Токарликов исемендәге хуҗалыкта җиденче сезонын эшли. Кәләй авылында туып-үскән егет мәктәп эскәмиясендә үк тракторчылыкка укыган булган. Түбән Камада яшәгәннән соң кабат туган якларында төпләнәсе иткән.

- Кала тормышын ярата алмадым инде мин, гәрчә анда җиңелрәк булса да. Авылда рәхәт. Шуңа күрә туган авылым хуҗалыгына бик рәхәтләнеп эшлим. Быел эшне бодайдан башлаган идек, арпа өлгергәч бирегә күчтек. Коры чакта алып өлгерсәк әйбәтрәк бит инде, - ди механизатор.

 Сергей икмәк үстерүнең серләрен яхшы белә. Шуңа күрә аның бүләк алучылар арасында басып торуы очраклы хәл түгел. Аның белән бергә район башлыгының Рәхмәт хатларын тагын 12 комбайнчы алды. Күпчелеге - Сергейның хезмәттәшләре. Хуҗалык директоры Алексей Грушин сүзләренчә, бү-ген җәмгыять басуларында иртәнге 5 тән алып кичке 8 гә кадәр эш җайга салынган. Хезмәтчәннәрне урынга килеп төшке hәм кичке аш белән ашатып та торалар.

 

Рәдифә Ногманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса