Татар-информ автор яңалыклары
-
Татарстанда халык регистрының яңа цифрлы системасы эшли башлый
Республикада дәүләт хезмәтләренең сыйфатын яхшырту һәм идарә итү процессларын гадиләштерү максатында «Татарстан Республикасы халкы регистры» исемле яңа мәгълүмат системасы булдырылачак.
-
Тәрәзәдән егылу куркынычы: Татарстанда дүрт бала җәрәхәтләнгән
Җылы сезон башлану белән Татарстанда тәрәзәдән егылу очраклары ешайды: апрель-май айларында дүрт бала төрле авырлыктагы җәрәхәтләр алып, хастаханәгә эләккән.
-
Татарстанда 2030 елга кадәрге демографик планны расладылар
Татарстанда 2030 елга кадәр гаилә һәм демографик сәясәт стратегиясен гамәлгә ашыру планын расладылар.
-
Зөядә туристлык маршрутлары һәм иҗтимагый киңлекләр яңартылачак
Зөядә туристлык маршрутларын һәм иҗтимагый киңлекләрне яңартачаклар
-
Татарстанда 10 000нән артык кунак һәм 116 килешү: «КазанФорум-2026» старт ала
Казанда «Россия — Ислам дөньясы: Казанфорум» халыкара икътисадый форумы чаралары старт алды. Татарстан башкаласына чит ил кунаклары килә, 103 илдән 10 000нән артык катнашучы көтелә.
-
Казан ипподромы дөньякүләм сәхнәгә әверелә: «KazanForum» кысаларында ат чабышы һәм жокейлар бәйгесе узачак
16 май көнне, 18:00 сәгатьтә, Казан ипподромында халыкара дәрәҗәдәге ат спорты бәйрәме булачак. Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге илләренең иң осталы жокейлары приз өчен көч сынашыр, ә тамашачылар өчен керү — бушлай.
-
Татарстанда каты көнкүреш калдыклары полигонындагы янгынны бульдозерлар ярдәмендә сүндерделәр
Янгын Татарстанның Алабуга районындагы Белоречье каты көнкүреш калдыклары полигоны территориясендә булган. Янгын чыгу турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтләргә кергән, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе.
-
Май уртасында Татарстанга аномаль җылылык кайта
Республикада һава температурасы климатик нормадан 4 градуска югары булачак. Гидрометүзәк фаразы буенча, уртача температура +17 градуска җитәчәк.
-
Казанда МХО катнашучылары һәм аларның гаиләләре өчен Бердәм кабул итү көне узачак
15 майда Казанда «Бердәм Россия» партиясе махсус хәрби операция катнашучыларын һәм аларның якыннарын кабул итә. Юристлар социаль түләүләр, ташламалар һәм документлар мәсьәләләре буенча бушлай ярдәм күрсәтәчәк.
-
Владимир Путин Татарстаннан Әлфинур Әскәрованы «Ата-ана даны» ордены белән бүләкләде
Россия Президенты указы буенча, Татарстанда яшәүче Әлфинур Әскәрова гаилә кыйммәтләрен ныгыту һәм балалар тәрбияләүдәге фидакарь хезмәтләре өчен дәүләтнең югары бүләгенә лаек булды.
-
Казанфорумда халыкара агросәнәгать сессиясе узачак
«Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә 14-15 май көннәрендә «Россия – Ислам дөньясы: Казанфорум» XVII халыкара икътисадый форумы кысаларында Россия АПКның экспортка юнәлтелгән компанияләре өчен халыкара агросәнәгать сәүдә-сатып алу сессиясе узачак, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә.
-
Россия һәм Согуд Гарәбстаны арасында визасыз режим эшли башлады
Россия һәм Согуд Гарәбстаны арасында визасыз режим эшли башлады
-
Татарстан студотрядлары аша 15 меңнән артык студентны эшкә урнаштырырга планлаштыралар
Казанда һәм Әлмәттә Татарстан Студентлар отрядлары үткәргән «Яшьләргә эш» Республика яшьләр форумында 1500 дән артык кеше катнашты.
-
Рөстәм Миңнеханов: Җиңү көне илебезнең төп бәйрәме булып кала
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Меңъеллык мәйданында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган парадта чыгыш ясады.
-
️Әлмәтлеләргә массакүләм чаралар уздыру чорында куркынычсызлык чаралары турында искә төшерделәр
Чикләүләр көн дәвамында гамәлдә булачак һәм барлык чаралар тәмамланганнан соң ук бетереләчәк.