Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Татар-информ

ТР буенча эчке эшләр министрлыгы: интернетта мошенниклар бензин сату сылтавы белән алдый башладылар

Мошенниклар активлашкан.

Мошенниклар мессенджерларда бензин сатып алырга тәкъдим итеп, татарстанлыларны алдарга керештеләр. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә ТР буенча эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү идарәсенең мошенникларны ачу бүлегенең аеруча мөһим эшләр буенча оперуполномоченные Рәдис Йосыпов сөйләде.

"Хәзер бездә бензин темасы актуаль, интернет аша, төрле төркемнәр аша мессенджерларда ягулык-майлау материаллары сатулары турында белдерүләр урнаштырыла, дигән мөрәҗәгатьләр китте. Мошенниклар бензин өчен түләргә кирәк, диләр, алар аны китерәчәкләр һәм тагын канистраны бүләккә бирәчәкләр. 100 сумнан 150 сумга кадәр бәя тәкъдим итәләр. Авыр хәлдә калган кешеләр әйләнешкә керә һәм акчаларын югалта», – дип сөйләде Рәдис Йосыпов.
Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса