Татарстанда яңа «ФИЗРА» спорт үзәкләре: Казан һәм Яшел Үзәндәге объектлар 95 процентка әзер
Казан һәм Яшел Үзәндә шәхси инвестицияләр исәбенә төзелгән «ФИЗРА» физкультура-сәламәтләндерү үзәкләре тәмамлану алдында. Объектларның әзерлеге 95 процентка җиткән, заманча спорт комплексларын быелның ахырына халыкка тапшыру көтелә.
ТР спорт министры урынбасары Алмаз Хөсәенов билгеләп үткәнчә, төп максат – спортны халык өчен мөмкин кадәр якын һәм үтемле итү. «Элек Әлмәт белән Чаллыда ачылган, хәзер Казан һәм Яшел Үзәндә сафка басачак мондый комплекслар меңләгән кешегә йортлары янында ук сыйфатлы шартларда шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. Дәүләт белән бизнесның мондый берлеге татарстанлыларны физик культура белән шөгыльләнергә һәм сәламәт яшәү рәвешен алып барырга активрак этәрә», – диде ул.
Бүгенге көндә төзелеш-монтаж эшләренең төп өлеше башкарылган. Объектларны файдалануга тапшыру 2026 елның ахырына планлаштырыла. Һәрбер комплексның бәясе 350 миллион сум тәшкил итә. Яңә үзәкләрдә футбол, волейбол, баскетбол һәм көрәш кебек спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен барлык уңайлыклар да каралган. Инвестор буларак «ФИЗРА» компаниясе чыгыш ясый.
Әлеге тәҗрибә республика өчен яңалык түгел. 2023-2024 елларда нәкъ шул ук схема буенча Әлмәт һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә дә «ФИЗРА» үзәкләре уңышлы төзелеп, халыкка хезмәт күрсәтә башлады.
Татарстан дәүләт-хосусый партнерлык механизмын спорт инфраструктурасы үстерүдә илбашлап куллана башлаган төбәкләрнең берсе булып тора. Бу алым җирле һәм муниципаль бюджетларга артык йөкләмә төшермичә дә, гади кешеләр өчен заманча спорт мәйданчыкларын барлыкка китерергә юл ача.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia