Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы

Әлмәт районында туризм: иң уңышлы маршрутлар

Шәһәрдә туристлар нинди истәлекле, кызыклы урыннарны карый ала, балалар белән кайларга барырга мөмкин һәм республиканың нефть башкаласында карарга кирәк булган кызыклы урыннар белән таныша аласыз.

Татарстанның нефть башкаласын күрергә теләгән сәяхәтчеләр ял итү өчен дөрес юнәлеш сайлаганнарына ышана алалар. Биредә сезне матур калкулыклы, урманнарга бай искиткеч табигать күренешләре, матур парклар һәм үзара дус әлмәтлеләр көтә. Әлмәт чыннан да гаҗәеп урын, үзенең сокландыргыч күренеше белән һәркемне таң калдырырга сәләтле.

Әлмәттә туризм актив үсештә һәм ел саен биредә «Каракүз» фестивале, нефтьчеләр көне, триатлон буенча илкүләм ярышлар, «Тур де Татарстан» велосипед ярышлары һәм башка спорт, мәдәни чаралары уза.

«Каракүз» фестивале

Төрки татар халкының риваятьләрендә сурәтләнгән көрәшче хатын-кызларның җыелма образы булган Каракүз исеме белән бәйле чара  Әлмәтнең визит карточкасы.

2021 елда Әлмәттә беренче «Каракүз» этно-модерн фестивале узды. Ул вакытта ул шәһәр режиссерлары, музыкантлар һәм хореографлар өчен мәйданчык буларак уйланылган иде. Ләкин чынлыкта баштан ук зур масштаблы булып чыкты: шәһәргә йөздән артык мәдәният белгече килде, алар әлмәтлеләр белән тәҗрибә уртаклаштылар һәм  яңа вакыйгалар өстендә эшләделәр.

2024 елда фестиваль инде дүртенче тапкыр узды һәм ул елдан-ел масштаблырак була бара. 

«Татнефть»нең хәйрия фонды төрле мәдәни чаралар белән һәрвакыт шәһәр һәм район халкын, кунакларны сөендереп тора. Әлеге фестивалҗ дә искәрмә булмады. «Каракуз» фестивале быел масштаблырак һәм төрлерәк булды. Әлмәт халкы һәм кунаклары төрки мәдәният дөньясына чумды, HasSak һәм Otyken кебек этномузыкантларның чыгышларыннан ләззәтләнде һәм урам театрлары белән бергә карнавал йөрешенең бер өлешендә катнашу мөмкинлеге булды.

Быелгы фестиваль кысаларында дизайнерлар үзләренең эшләрен тәкъдим итттеләр: подиумда Россия дизайнерлары коллекцияләрен генә түгел, чит ил дизайнерлары брендларын да күрергә мөмкин иде. Фестиваль «Каракуз» яңа кием брендын тәкъдим итте, шулай ук беренче тапкыр мунча фестивале уздырды. Анда катнашучылар профессионаллардан парлау-парлану серләрен өйрәнделәр. Гомумән, татар халкы элек-электән мунча яраткан. Бу ислам диненең исталыкка корылган булуы белән дә бәйледер. Борынгы Болгарда ук инде мунчалар ял урыны булып исәпләнгән. Пляжда бард җырлары яңгырады, ә Эндрю Дональдсның чыгышы үзенчәлекле вакыйга булды.

Заманча театр һәм хореография спектакльләре тамашачыларның күңелен яулап алды, ә гурманнар һәм тәмле ризык яратучылар гастрофестиваль нокталарында һәм мастер-классларында үзләренә сөенеч таптыдлар, сыйландылар.

Гомумән, җаның нинди сәнгати юнәлешне сайлый, һәр теләгән якка юллар ачык иде фестивальдә. Быел берьюлы 500 кеше 500 мольберт каршында басып рәсем ясады. Шулай ук китапка әдәби сәнгатькә дә зур урын бирелде. «Нефтьче» мәдәният сараенда, «Әлмәт» мәдәни иҗтимагый үзәгендә китапханәләр ачылды, китап ярминкәләре эшләде.

Дмитрий Маликов һәм МОТ үз хитларын башкарган джаз фестивале чараны  япты һәм барысына да якты тәэсирләр һәм хис-кичерешләр калдырды.

Әлмәттә нефтьчеләр көне

Әлмәттә нефтьчеләр көне ел саен зурлап бәйрәм ителә. 

Тантанага  нефть сәнәгате ветераннары, НГДУ хезмәткәрләре, шәһәр халкы һәм хөрмәтле кунаклар чакырыла. Бәйрәмнең төп моментларының берсе Ленин урамында тантаналы өлешне ачкан театральләштерелгән тамаша. Спектакльнең сюжеты тармакның барлыкка килү тарихына һәм Шөгер ятмасында эш башлануга багышлана. Халыкка шул рәвешле көнкүрешнең катлаулылыгын һәм геологлар һәм буровикларның катлаулы эш шартларын күрсәтәләр.

Бөйрәм шәһәр, республика һәм россия йолдызларының чыгышы белән дәвам итә.

2024 елда әлеге бәйрәм 7 мәйданчыкта узды. 

«Tatneft Tour de Tatarstan. Almetyevsk»

Әлмәтне хаклы рәвештә Россиянең велобашкаласы дип атыйлар. 2024 елда 6 нчы тапкыр безнең шәһәр велоспорт буенча «Tatneft Tour de Tatarstan. Almetyevsk 2024» катнашучыларын  җыйды, илнең 16 төбәгеннән һәм 38 шәһәреннән 350дән артык профессиональ спортчы һәм һәвәскәрләр җыелды.

 Катнашучылар 25, 50, 75 һәм 100 км дистанцияләрдә ярыштылар, ә җанатарлар спортчыларга актив ярдәм күрсәттеләр.

Әлмәттә илкүләм триатлон ярышлары уздырыла

Триатлон – ул үзенә берьюлы өч дисциплинаны берләштергән уникаль спорт төре: йөзү, велоузыш һәм йөгерү. Катнашучыларга бу этапларның барысын да тәнәфессез үтәргә туры килә. Бу ныклыкка һәм чыдамлыкка чын сынау, ул спортчылардан максималь нәтиҗә таләп итә.

Ярышларда 2024 елда  илнең 20 төбәгеннән 700дән артык спортчы катнашты. Быел әлеге ярышлар 7 нче тапкыр үтте. 

«Алтын алмалар турында әкиятләр»

5 ел Әлмәттә «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт проекты тормышка ашырыла. Петербургның стрит-арт тикшеренү институты һәм «Татнефть» компаниясе шәһәр картасына бер-бер артлы объектлар төшерә. Гомумән алганда, аларның саны 40тан артык. Программа 2023 елның ноябрендә тәмамланды. Соңгы скульптура «Яшьлек» микрорайонында барлыкка килде.

Бишеллыкны символик рәвештә «Алма агачы» скульптурасы тәмамлый. Команда аны 25 нче мәктәп каршындагы "Яшьлек" скверына урнаштыра.

Мураллар, арт объектлар буенча экскурсияләр үткәрелә.

Әлмәттә һәр кеше үзенең күңеленә хуш килердәй шөгыль таба ала.