«Каракүз» җырлады, биеде, гөрләде
Әлмәттә өч атна дәвамында «Каракүз» этно-модерн фестивале гөрләде һәм үзенең төрлелеге, географик масштабы белән башка еллардан аерылып торды
Фестивальнең максаты – республикабызда яшәүче төрле милләт кешеләрен берләштерү, аларның гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, этномәдәниятнең матурлыгын, байлыгын күрсәтү иде.
Төрки татар халкының риваятьләрендә сурәтләнгән көрәшче хатын-кызларның җыелма образы булган Каракүз исеме белән бәйле әлеге чара Әлмәтнең визит карточкасына әйләнеп килә. Азнакайлыларның “Чатыр тау” җыенына кызыгып йөргән әлмәтлеләр өчен бу бик куанычлы хәл.
Каракүз исеме өч атна дәвамында шәһәрдәнең бөтен почмагында яңгырап торды. Кунаклар да, катнашучылар да күп иде. Чөнки, фестивалҗ башланыр алдыннан «Татар-информ» агентлыгы зур матбугат очрашуы уздырды. Һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Хафизова, «Татнефть» Хәйрия фонды директоры Ренат Мамин әлеге чара белән халыкны алдан ук таныштырганнар иде.
«Татнефть»нең хәйрия фонды төрле мәдәни чаралар белән һәрвакыт шәһәр һәм район халкын, кунакларны сөендереп тора. Әлеге фестивалҗ дә искәрмә булмады. «Каракуз» фестивале быел масштаблырак һәм төрлерәк булды. Әлмәт халкы һәм кунаклары төрки мәдәният дөньясына чумды, HasSak һәм Otyken кебек этномузыкантларның чыгышларыннан ләззәтләнде һәм урам театрлары белән бергә карнавал йөрешенең бер өлешендә катнашу мөмкинлеге булды.
Быел фестиваль кысаларында дизайнерлар үзләренең эшләрен тәкъдим итттеләр: подиумда Россия дизайнерлары коллекцияләрен генә түгел, чит ил дизайнерлары брендларын да күрергә мөмкин иде. Фестиваль «Каракуз» яңа кием брендын тәкъдим итте, шулай ук беренче тапкыр мунча фестивале уздырды. Анда катнашучылар профессионаллардан парлау-парлану серләрен өйрәнделәр. Гомумән, татар халкы элек-электән мунча яраткан. Бу ислам диненең исталыкка корылган булуы белән дә бәйледер. Борынгы Болгарда ук инде мунчалар ял урыны булып исәпләнгән. Пляжда бард җырлары яңгырады, ә Эндрю Дональдсның чыгышы үзенчәлекле вакыйга булды.
Заманча театр һәм хореография спектакльләре тамашачыларның күңелен яулап алды, ә гурманнар һәм тәмле ризык яратучылар гастрофестиваль нокталарында һәм мастер-классларында үзләренә сөенеч таптыдлар, сыйландылар.
Гомумән, җаның нинди сәнгати юнәлешне сайлый, һәр теләгән якка юллар ачык иде фестивальдә. Быел берьюлы 500 кеше 500 мольберт каршында басып рәсем ясады (алдагы елларда ул 20 дән артмаган булган). Шулай ук. Китапка әдәби сәнгатҗкә дә зур урын бирелде. «Нефтьче» мәдәният сараенда, «Әлмәт» мәдәни иҗтимагый Үзәктә китапханәләр ачылды, китап ярминкәләре эшләде.
Татар телендә нәшер ителгән китаплар белән бигрәк тә яшҗ балалары булган гаиләләр кызыксынды. Балалр өчен күпләп татар китаплары сатып алган яшҗ әти белән сөйләшеп киттек.
- Хәзер бит рус теле татар телен йотып бара. Әгәр дә без – әти-әниләр балаларыбызга татарлыкны сеңдермәсәк, туган телебезгә мәхәббәт уятмасак, үз йөзебезне югалтабыз. Шуңа да аларга кече яшҗтән өйрәтергә кирәк. Мин хезмәттәшләрем белән дә татарча сөйләшергә тырышам, - диде. Мин әлеге милләт җанлы әтинең кем булуы белән кызыксындым. – Табип-гениколог Камил Садриев, - дип елмаеп куйды. Барыбыз да яраткан язучысы Фоат Садриевның оныгы булып чыкты.
Татарстан китап нәшрияты, «Рухият», «Татмедиа» АҖ тарафыннан нәшер ителгән татар китапларын шәһәр халкының күпләп сатып алулары куанычлы күренеш. Бигрәк тә кунакларны «Татмедиа» ААҖдә эшләнгән татар открыткалары кызыксындырыды. Шунысы игүтибарны җәлеп итте, татарча открыткаларны нигездә яшҗләр һәм урыс телендә аралашучы татарлар, урыс милләтеннән булганнар сатып алды.
- Татар телендәге открыткалар гомумән, безне гаҗәпләндерделәр дә, сокландырдылар да. Бүгенге көндә татар телендәге открыткалар бик актуалҗ дип саным. Алар да шулкадәр җылылык, диде ГөлнараЗәйнуллина. Ханым ярминкәгә ике баласы белән чыккан иде. Зәрә ханым Мансурова да татар телендәге открыткаларны бик яратып алды. «Татар теле бит ул иң матур тел. Аның артында язылган шигырҗләрен дә, шагыйрен дә беләм», - диде ул.
Дмитрий Маликов һәм МОТ үз хитларын башкарган джаз фестивале чараны япты һәм барысына да якты тәэсирләр һәм хис-кичерешләр калдырды.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа