Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы

Экскурсия маршруты: «Алтын алмалар турында әкиятләр»

Экскурсия маршруты: «Алтын алмалар турында әкиятләр»
  • Тасвирлама:

    Әлеге экскурсияләр Әлмәт урамнары буенча велосипедларда уза, җәяүлеләр өчен булганнары да бар.

  • Адресы:

    ТР, Әлмәт шәһәре

5 ел Әлмәттә «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт проекты тормышка ашырыла. Петербургның стрит-арт тикшеренү институты һәм «Татнефть» компаниясе шәһәр картасына бер-бер артлы объектлар төшерә. Гомумән алганда, аларның саны 40тан артык. Программа 2023 елның ноябрендә тәмамланды. Соңгы скульптура «Яшьлек» микрорайонында барлыкка килде. Экскурсияләр әлеге объектлар буенча үткәрелә. Әкиятләр буенча гидлар «Мәдәни код», «Шәһәр орнаментлары», «Әлмәтнең заманча мәдәният картасында урыны», «Алтын алмаларны эзләгәндә», «Шәһәр белән әңгәмә», «Муралларның туган як белән бәйләнеше», «Герой юлы», «Диварлар тарихы», «Мәхәббәттән сәнгатькә», «Чорлар бәйләнеше», «Тарих һәм татар халык әкиятләре» экскурсияләрен тәкъдим итә. Аларда катнашу өчен алдан теркәлү мөһим.